ТР Урманнарны яклау үзәге белгечләре базислы урман питомникларын тикшерү эшенә керешкән

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре, урманнарны яңадан торгызганда кулланыла торган утырту материалын бәяләү максатында, базислы урман питомникларын тикшерү эшенә керешкән. Апрель аенда план-график нигезендә «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ питомнигыннан 13 партия чәчүлек тикшерелгән. Тикшерү барышында һәр партиядән 100дән дә ким булмаган үсемлекнең тамыр өлешендәге кәүсә биеклеге һәм диаметры үлчәнелгән. Шулай ук чәчүлекләрнең корткычларга яки гөмбәчек авырулары белән зарарлану куркынычын, чүп үләннәре булуын ачыклауга һ.б. аерым игътибар бирелгән.

Белгечләр сүзләренә караганда, питомникларның һәм утырту материалының торышы яхшы дип бәяләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International