Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2022 елда «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын 2022 елда гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Департамент башлыгы урынбасары Сергей Ковалев алып барды.

Утырышта Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында 2022 елда «Урманнарны саклау» федераль проектының максатчан индикаторларына ирешү, урманнарны торгызу эшләрен үткәрү, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урман культуралары, урман янгыннарын сүндерү техникасы һәм махсус җиһазлар сатып алу мәсьәләләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән. 2022 елга беренче күрсәткечнең проект бәясе 83,4% тәшкил итә. Проект буенча, быел Татарстанда 3,6 мең га мәйданда урман торгызу эшләрен башкару планлаштырыла.

Проектның өстәмә күрсәткечләре булып «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы, кг» һәм «Урман үсемлекләре утырту материалының күләме, мең данә» тора. Бу елга аларның проект күрсәткечләре – 11455 кг орлык һәм 30863 мең данә кәлшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International