Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, дәүләт бәйрәмнәре алдыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган бүләкләрен тапшыру күркәм гадәткә әверелде.

«Бүген Татарстан – күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча илнең алдынгы төбәкләренең берсе. Республикада сәнәгать, энергетика, торак һәм юл төзелешендә күләмле проектлар гамәлгә ашырыла, агросәнәгать комплексы уңышлы үсә, мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм социаль сәясәт өлкәсендә уңай үзгәрешләр бара, – диде Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясаганда. – Федераль үзәк һәм шәхсән ил Президенты Владимир Владимирович Путинның ярдәме перспектив планнарны тормышка ашыруны, гражданнарыбыз тормышын яхшыртуны һәм республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итә.»

Тиздән без Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үтәчәкбез, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты, Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән сәнәгать предприятиеләренең хәрби-тарихи һәм хезмәт мирасын саклау максатыннан, шулай ук әлеге предприятиеләр хезмәткәрләренең батырлыгын һәм фидакарьлеген мәңгеләштерү өчен, «1941-1945 елларда хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән республика исеме гамәлгә куелган.

Рөстәм Миңнеханов залда булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен аерым сәламләде. «Сез актив гражданлык позициягез һәм Ватан язмышына битараф булмаган мөнәсәбәтегез белән республиканың барлык халкы өчен үрнәк булып торасыз», – диде ул, ветераннарга мөрәҗәгать итеп.

«Бүген залда җыелган барлык хезмәт кешеләренә рәхмәтемне белдерәм. Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан тармакның мактаулы исемнәрен алучыларның күп булуы очраклы түгел. Сүз дә юк, безнең тормышыбызны завод кешеләре, нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, төзүчеләр, инженерлар, табиблар һәм укытучылардан башка күз алдына да китереп булмый. Сезнең уңыш тарихларыгыз барлык татарстанлылар өчен, бигрәк тә безнең яшьләр өчен мөһим», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

«Сезнең нәтиҗәле хезмәтегез бу катлаулы вакытта, киеренке тышкы сәяси вәзгыять шартларында аеруча кыйммәтле. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгу безнең традицияләргә һәм кыйммәтләргә тугрылык, бер командада бердәм һәм нәтиҗәле эшләү сәләтенә һәрвакыт ярдәм итте. Бары бергә булганда гына без көчле. Сезнең барыгызны да лаеклы бүләкләр белән котлыйм һәм газиз республикабызны һәм Россия Федерациясен үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде Татарстан Президенты.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре 48 татарстанлыга тапшырылды. Урман тармагы вәкиле дә бүләкләнде: «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә «Арча урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин лаек булды.

Шамил Хәйруллин 1960 елның 5 мартында Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында туа. 1978-1980 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, аны тәмамлаганнан соң А.М.Горький исемендәге Мари политехник институтына (хәзерге Идел буе дәүләт технология университеты) укырга керә. Шамил Хәйруллин урман хуҗалыгында хезмәт юлын 1986 елда башлый. Урман остасы, үзәк җитештерү кишәрлегенең өлкән остасы, Арча урман хуҗалыгының Балтач урманчылыгы урманчысы кебек урыннарда эшли. 2001 елда Шамил Хәйруллин – «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ , 2007 елда оештырылган «Арча урманчылыгы» ДКУ җитәкли.

Моңа кадәр Шамил Хәйруллин «РСФСРның урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен» (1991), «Россия урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен» (1994), «Россия Федерациясе дәүләт урман сагында хезмәт итүнең Х еллыгы» (1998), Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты (2007), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2009), Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты (2013), Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы (2016), Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (2016), «Россия урман хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре» (Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, 2018 ел) белән бүләкләнгән, «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә (1997 ел) лаек булган.

 

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International