Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда агымдагы елның 2 нче кварталына бурычлар турында фикер алыштылар. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Анда министр урынбасарлары, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылык җитәкчеләре, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Утырышта нотыклар белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.
Илгизәр Зарипов 2022 елгы урман культуралары сезоны кысаларында башкарылган эшләр, «Хәтер бакчасы» һәм «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акцияләренә әзерлек барышы турында сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада 410 га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылган, бу планның 27% тәшкил итә. «Эшләрнең бер өлешен агымдагы елның 15-20 маена кадәр төгәлләргә кирәк, – диде Илгизәр Зарипов. – Шулай ук киләсе ял һәм бәйрәм көннәрендә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә контрольне көчәйтү турында сорыйм».
Рәис Гомәров урман хуҗалыкларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге, техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләү һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә тукталды.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә урманнарны торгызу, урман фонды җирләрен патрульләү, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып баруга бәйле кайбер йөкләмәләр бирде. «Барлык урман культуралары эшләре билгеләнгән таләпләргә туры китереп, оптималь агротехник чорларда башкарылырга тиеш. Шулай ук планлаштырылган кайбер проектларны исәпкә алып, быел стандарт утырту материалы үстерүгә аерым игътибар бирергә кирәк», – дип ассызыклады ул.