Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты

2022 елның 30 апреле, шимбә

Бүген «Казан-2» тимер юл вокзалы янындагы скверда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды. Агач утыртуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар катнашты.

Әлеге мәйданчыкта барлыгы 30 данә чыршы, карагай, миләш һәм тирәк үсентесе утыртылды.

Моннан тыш, биредә Рөстәм Миңнехановка «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы проектын да тәкъдир иттеләр.

Бөтен композициянең тышкы кыяфәте, төзекләндерүне дә кертеп,  Казан шәһәренең архитектура һәм дизайн өлкәсендә белгечләр тарафыннан берничә тапкыр тикшерелгән. «Шәһәрне үстерү институты» МБУ тарафыннан тимер юл вокзалы янындагы паркны төзекләндерү концепциясе эшләнгән, аны 60 мең кв.м. кадәр арттырырга һәм әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып төзекләндерергә тәкъдим ителгән. Стела образы – самолет канаты, ул тутыкмый торган корыч кулланып, Георгий тасмасын хәтерләтә торган, үтәкүренмәле өстәмәләр белән эшләнгән.

 

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International