Татарстанда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында 1,2 миллион үсенте утыртылган

2022 елның 30 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды. Акциянең төп чаралары Казан шәһәрендә Казан Жуков югары танк команда ордены Кызыл Байрак училищесы территориясендә һәм Иннополис шәһәрендә Лобачевский һәм Попов исемендәге технопарклар янындагы скверда узды.

Беренче мәйданчыкта 200 данә нарат һәм юкә үсентеләре утыртылды. Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары – ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, училище башлыгы, генерал-майор Кирилл Кулаков, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре һ.б. катнашты.

Иннополис шәһәрендәге икенче мәйданчыкта 200 данә чыршы, нарат, юкә, каен һәм миләш үсентесе утырттылар. Акциядә Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Дәүләт Советы белгечләре катнашты.

Казан янында акция тагын 4 мәйданчыкта узды – Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино, Столбище, Биектау һәм Иске Казан кишәрлеге урманчылыклары территориясендә. Гомумән Татарстан Республикасы буенча бүген фронттан өйләренә кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә, туганнарына һәм якыннарына багышлап 1,2 млн. үсенте утыртылган. Акциягә 30 меңнән артык кеше кушылган.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында башка көннәрдә дә узачак. Акцияне үткәрү урыннары һәм вакыты турында тулырак ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы порталында  https://minleshoz.tatarstan.ru/2022.htm яки https://садпамяти2022.рф сайтында белергә мөмкин.

Белешмә өчен.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясен оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды.

Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International