«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова «Яшел лабиринт» экологик марафонында катнашкан

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова Зеленодольск муниципаль районы мәктәпләрендә укучылар арасында уздырылган «Яшел лабиринт» экологик марафонында катнашкан. Марафон «Иҗат үзәге» ӨБ МББУ базасында узган.

Чара барышында Венера Ефременкова укучыларга Татарстан Республикасының урман фонды, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган эшләр, шулай ук урман тармагы һөнәрләре турында сөйләгән.

Моннан тыш, марафон кысаларында филиал белгечләре тарафыннан «Урман орлыкчылыгы» танып-белү станциясе оештырылган, анда балалар урман үсемлекләре орлыклары һәм гербарийлар буенча республика урманнары өчен хас булган агач токымнарын ачыклаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International