ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында республика урман фондыннан 52 куб.м каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылды

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Ул башланганны бирле республиканың урман фондыннан 52 куб. м каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган, 212 куб.м коры-сары һәм аунак агач җыеп куелган.

Шулай ук акция кысаларында урман тармагы белгечләре тарафыннан 46 аншлаг, мәгълүмат тактасы һәм урманнарга килә торган гражданнарның ял итү урыннары ремонтланган.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясенең язгы этабы 18 апрельдә башланды. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза. Аның даими катнашучылары арасында – республиканың төрле оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре белгечләре, экологик берләшмә вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International