Тәтеш шәһәрендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды. Анда «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин, урманнан файдалану буенча инженер Надежда Миронова, «Сказка» катнаш төрдәге балалар бакчасы укытучылары һәм тәрбияләнүчеләре катнашкан.
Акциядә катнашучылар көче белән балалар бакчасы янында 11 пихта үсентесе утыртылган. Утырту материалы «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ тарафыннан бирелгән.
Очрашу кысаларында җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин балаларга урман, анда яшәүче тереклек ияләре, шулай ук урманнарның экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре турында сөйләгән.