Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәннәре, урман тармагы ветераннары белән очраштылар. Белгечләр ветераннарны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров исеменнән якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар.
Бүләкләр тапшырганда, хезмәткәрләр ветераннарга иң ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
«Җиңү көне батырлык һәм җирдә тынычлыкны саклаган халыкның тиңдәшсез батырлыгы символы буларак безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак. Сугыштан соңгы авыр елларда халык хуҗалыгын торгызуга бирелгән көч һәм җиңү өчен – ил хакына сез башкарган хезмәт сезнең алда баш иябез һәм хөрмәт белдерәбез. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын, шатлык һәм игелек телибез. Бу якты бәйрәм сезгә шатлык һәм яхшы кәеф алып килсен. Бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек булсын!» – дип билгеләп үтте оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе Наталья Тюкаева, ветераннарны Җиңү көне белән котлап.