Татарстан Республикасының урман тармагы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче бәйрәм – Җиңү көне белән котладылар. Белгечләр ветераннар янына барып, аларга бүләкләр тапшырды.
Быел Россия Федерациясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм алдыннан төрле тематик чаралар үткәрелә, аларга безнең илдә яшәүче һәр кеше кушыла ала. Алар арасында – «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе, «Кызыл канәфер» бөтенроссия хәйрия акциясе, «Җиңү тәрәзәләре» бөтенроссия патриотик акциясе һ.б.