Министр Равил Кузюров Әлки районында Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашты

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Килеп җитү белән министр һәм район башлыгы Александр Никошин «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Акция кысаларында алар Сиктермә-Хузангай авылында һәм Базарлы Матак авылының Геройлар паркында чыршы үсентеләре утырттылар.

Аннан соң министр Равил Кузюров Җиңү көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Министр «Үлемсез полк» патриотик акциясендә, Мемориаль комплекстагы мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасында катнашты һәм бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Җиңү көне белән котлады.

Үзенең сәламләү сүзендә Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, Җиңү көне – бөек, бөтенхалык һәм изге бәйрәм, ул безнең илдә яшәүче һәркемгә кадерле. «Бу көнне без Бөек Ватан сугышы геройларына тирән хөрмәт һәм чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең алда баш иябез һәм сез күрсәткән батырлык, каһарманлык һәм ныклык өчен тирән ихтирам хисләрен белдерәбез, – диде ул. – Сезнең батырлыгыгыз илебез тарихына алтын хәрефләр белән уелган. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер телим».

Бер минут тынлыктан соң чара театральләштерелгән тамаша, шулай ук Әлки муниципаль районы иҗат коллективлары көче белән әзерләнгән концерт программасы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International