«Сказка» балалар бакчасында «Макулатура бир – агачны коткар» дигән экологик акция узган

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Тәтеш шәһәренең «Сказка» балалар бакчасында «Макулатура бир – агачны коткар» дигән экологик акция узган. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре һәм укытучылар көче белән барлыгы 1026 кг макулатура җыелган.

«Без мондый акцияләрне даими уздырабыз, узган ел 949 кг макулатура җыйдык, – дип сөйләде учреждение җитәкчесе Галина Ибәтуллина. – Мондый проектларны тормышка ашыру – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик культурасын формалаштыруда мөһим аспект. Тәҗрибәдә күрсәтелә торган табигать саклау эшчәнлеге аша балалар табигатькә һәм урман ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең, шулай ук кәгазьдән рациональ файдалануның мөһимлеген аңлый».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International