Республиканың Түбән Кама районында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе үткәрелгән

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе уздырылган. Түбән Кама урманчылыгының Биклән кишәрлеге урманчылыгында 43 нче квартал территориясендә җыештыру эшләре оештырылган. Акциягә 15 кеше – «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре кушылган.

Акциядә катнашучылар көче белән урман территориясеннән 20 куб.метр катлы көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясенең язгы этабы 18 апрельдә башланды һәм 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International