ТР Биектау муниципаль районында урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр узды

2022 елның 13 мае, җомга

ТР Биектау муниципаль районында урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр узды. Чарада «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ, «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ, «Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 2 нче отрядының 71 нче янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

«Сценарий буенча, өйрәнүләр барышында урманда янгын килеп чыккан очракта эш итү тәртибе эшләнде. Риваять буенча, янгын Шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлегендәге 95 нче кварталда чыга, утның «Дуслык» лагерына күчү куркынычы барлыкка килә, – дип сөйләде җитәкче-урманчы урынбасары Алмаз Хәннанов. – Тулаем алганда, башлангыч гамәлләр башкарылды, белгечләр оператив һәм көйле эшләде».

Өйрәнүләрдә 15 кеше катнашты, 6 берәмлек техника җәлеп ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International