«Порт» яшьләр үзәге базасында «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» бәйгесе узган

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

«Порт» яшьләр үзәге базасында «ТР Зеленодольск муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» бәйгесе узган. Анда 3 команда – В.В. Карпов исемендәге лицейның «Яшел утраучык», Айшә урта мәктәбенең «Яшел йорт» һәм 4 нче урта мәктәпнең «Лесовичок» берләшмәләренә йөрүче балалар катнашкан.

Бәйге барышында укучыларның урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу өлкәсендәге белемнәре, аларның мәгърифәтчелек һәм гамәли эшчәнлеге бәяләнгән. Жюри составында «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ, «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре катнашкан.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынга «Яшел утраучык» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар лаек булган. Бәйге шартлары буенча, балалар 2022 елның июлендә «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында узачак Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V слетында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International