ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «ышаныч телефоны» үз эшен дәвам иттерә

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында «ышаныч телефоны» үз эшен дәвам иттерә  – 8 (843) 221-37-23. «Ышаныч телефоны» гражданнардан Министрлык эшчәнлеген камилләштерүгә, коррупция юнәлешендәге очракларны, Министрлык һәм аңа караган оешмалардагы хезмәткәрләр тарафыннан хезмәт дисциплинасын һәм закон бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән тәкъдимнәрне алу өчен булдырылды.

Тапшырылган белешмәләрнең конфиденциальлеге Министрлык тарафыннан гарантияләнә. Тулы җавап бирү зарурлыгы килеп туган очракта, хәбәрдә фамилия, исем, ата исемен, почта, электрон адресны һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтергә киңәш ителә.

«Ышаныч телефоны» буенча гражданнардан хәбәрләрне кабул итү, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, көн саен түбәндәге график буенча гамәлгә ашырыла: дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International