Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә. Бу кампания Россия Федерациясенең барлык субъектларында уза, аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү.
Кампания кысаларында бүгенге көндә 848 лекция, әңгәмәләр үткәрелгән һәм авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында чыгышлар ясалган, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 127 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы тематикасына 73 аншлаг, стенд һәм плакат куелган, 5 мең листовка, белешмәлекләр һәм брошюралар таратылган.