Арча муниципаль районы Лесхоз урта мәктәбендә «Батарейкалар, бирешегез!» экологик акциясе узган. Аны «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр оештырган.
Акциядә 1-11 сыйныф укучылары катнашкан, барлыгы 37,5 кг батарейка җыелган.
«Без мондый акцияләрне ел саен уздырабыз, чөнки алар яшь буынга экологик тәрбия бирүнең нәтиҗәле формаларыннан берсе булып тора, – дип сөйләде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, «Табигать варислары» берләшмәсе җитәкчесе Фирая Гайнанова. – Бер үк вакытта батарейкаларны дөрес утильләштерүнең мөһимлеге, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатькә сакчыл караш турында агарту эшчәнлеге дә алып барыла».