ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре урман орлыкчылык объектларының торышын бәяләү эшенә кереште

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре урман орлыкчылык объектларының торышын бәяләү эшләренә керештеләр. Шулай итеп, бүген урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Рөстәм Мөхәммәтшин Тәтеш муниципаль районында булды. Анда ул Тәтеш урманчылыгының Урюм кишәрлегенең 10 нчы кварталының 2 нче бүлемтеге территориясендә урнашкан даими урман орлыгы кишәрлеген карады. Әлеге кишәрлекнең мәйданы 10 га тәшкил итә.

Тикшерү барышында урман утыртмаларының торышы бәяләнде. Аларның үсеш сәләтенә, урман корткычлары белән зарарлану билгеләре булуына һ.б. аерым игътибар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, урман орлыкчылык объектларын булдыруның максаты – урманнарны торгызу эшләрен яхшыртылган мирас үзлекләре булган орлыклар белән тәэмин итү. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында булган даими урман орлыкларының гомуми мәйданы – 1251 га, урман орлыгы плантацияләренең – 91 га. Әлеге мәйданнарның төп өлешен сабаклы имән алып тора – 89%, гади нарат – 7%, Европа чыршысы – 3% һәм Себер карагае – 1%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International