Бүген Казан шәһәрендә Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты оешуга XXX ел тулуга багышланган «Агросәнәгать комплексы кадрларын әзерләүдә аның нәтиҗәлелеген арттыруның төп факторы буларак цифрлы технологияләр» XVI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Чара Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында оештырылды.
Конференция эшендә федераль һәм төбәк хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, АСК идарәсе структуралары, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Конференция барышында дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, органик авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү, АСК өчен өстәмә һөнәри программаларны гамәлгә ашыруда укытуның гибрид моделен куллану, сөт терлекчелеге өчен кадрлар әзерләгәндә цифрлы технологияләр һ.б. мәсьәләләр каралды.
Иртәгә, 27 майда, конференция кысаларында «Кадрлар, икътисад һәм җир мөнәсәбәтләре», «Игенчелек һәм үсемлекчелек», «Зоотехния һәм ветеринария», «Технологияләр һәм механикалаштыру чаралары» секцияләре эшләячәк.