Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә йомгак ясалды. Акция кысаларында Татарстан Республикасында фронттан өйләренә кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 1,2 миллионнан артык агач утыртылган. Шуларның 928 меңе – урман фонды территориясендә һәм 322 меңе муниципаль районнар территориясендә утыртылган. Акциягә 30 мең кеше кушылган.
Исегезгә төшерик, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды.
Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.