«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманарны яклау үзәге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә урман патологиясе буенча дәүләт мониторингы эшләренә керешкәннәр. План нигезендә, 2022 елда 1 млн.га мәйданда даими күзәтүнең 199 пунктында урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышына даими рәвештә җир өсте күзәтүләре һәм 13 мең га мәйданда сайланма җир өсте күзәтүләре үткәреләчәк. Моннан тыш, инженер-урман патологлары 10,3 мең га мәйданда зарарлы организмнарның популяцияләренә җир өстендә күзәтүләр башкарылачак.
Алынган белешмәләр 2022 елда Татарстан Республикасы урманнарының санитар һәм урман патологиясе торышына күзәтүдә чагылачак. Әлеге документта республика урманнарының торышы, кимегән һәм зыян күргән утыртмаларның күләме, утыртмаларның зәгыйфьләнүенең төп сәбәпләре, корткычлар саны һәм сыйфат билгеләмәсе һ.б. күрсәтелгән.