Чирмешән районы Чирмешән лицееның «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр мәктәп питомнигында сезонлы эшләрне башкарганнар. Шулай итеп, узган атна ахырында балалар 8 кв.м мәйданда гадәти чыршы орлыкларын чәчкәннәр һәм берьеллык һәм ике еллык чәчүлекләрне караганнар. Укучыларга «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ Казан кишәрлеге урманчысы Марс Рәхимҗанов ярдәм иткән.
«Без питомниктагы эшләргә аерым игътибар бирәбез, чөнки гамәли эшчәнлек аша урман культуралары эше нигезләрен нәтиҗәлерәк белергә була, – дип сөйләде Марс Рәхимҗанов. – Балалар үзләре орлык әзерлиләр, чәчәләр, чәчүлекләрне карыйлар, кирәк булганда, орлыкларга су сибәләр. Шулай итеп, укучылар «яшел байлык»ның киләчәгенә нәкъ менә питомникта нигез салынуын аңлый. Чөнки утырту материалының нинди булып үстерелүе күп очракта булдырыла торган урман культураларының нәтиҗәлелегенә һәм сыйфатына бәйле».