«Урман формуласы» проекты кысаларында мәктәпләр һәм мәктәп урманчылыклары өчен СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында грант конкурсына йомгак ясалган. Түбән Кама районы Красный ключ урта мәктәбенең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгы проекты Татарстан Республикасыннан җиңүче булган.
Красный ключ бистәсенең урман-парк зонасында мәктәп урманчылыгы активистлары, сәнгать мәктәпләре укучылары, Түбән Кама шәһәре халкы һәм кунаклары «Урман әкиятләре – урман сагында дендрограффити» акциясенә кушылачаклар. Алар имәннәрдә суыклар аркасында барлыкка килгән ачык ярыкларда урман флорасы һәм фаунасы рәсемнәрен төшерәчәкләр, бу исә агачларны савыктыруга ярдәм итәргә, шулай ук урман паркына килүчеләр арасында популяр җәяүлеләр маршрутларын бизәргә тиеш.
«Без СИБУРның безнең проектка теләктәшлек белдерергә теләвенә бик шатбыз. Нәтиҗәләр тиз арада үз җимешләрен бирер дип көтәбез: шәһәр халкы җирле рәссамнар иҗаты белән таныша алачак, күбрәк яшүсмер волонтерлык хәрәкәтенә кушылачак, һәм, әлбәттә, шәһәр яны урманнарының торышы яхшырачак», – ди Түбән Кама муниципаль районының «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе, «Балалар экология-биология үзәге» МБУ методисты Римма Луцкова.
Грант конкурсына барлыгы 54 гариза бирелгән, шуларның 16сы җиңүче дип билгеләнгән. Эшләрне СИБУР вәкилләре, «Яхшы эшләр формуласы» программасы экспертлары һәм «Кошлар һәм кешеләр» орнитологияне үстерүгә ярдәм итү буенча коммерциясез партнерлык экспертлары бәяләгән.
«Нижнекамскнефтехим» ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча