Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә рөхсәтсез чүплек бетерелгән

2022 елның 31 мае, сишәмбе

«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлегендә урман фонды территориясендә санкцияләнмәгән чүплеккә тап булганнар һәм әлеге урынны тәртипкә китергәннәр. Алар көче белән барлыгы 5 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.

«Кызганыч, без урманда рөхсәтсез калдык ташлау фактларын еш теркибез, – ди җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев. – Ә бит мондый чүплекләр янгын чыгу ихтималы белән генә түгел, ә әйләнә-тирә мохиткә зур зыян салуы белән дә куркыныч. Ел башыннан бирле Шәһәр яны урманчылыгы территориясеннән барлыгы 50 кубометрдан артык чүп-чар җыеп чыгарылды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International