Лубянда ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында урман ресурсларын саклау һәм арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды. Анда  «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, бакчачылыкка булышлык күрсәтү турындагы республика законнары проектлары, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылык дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләре каралды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Сергей Дмитриев, профильле ведомстволар һәм Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасы вәкилләре катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан депутатлар Лубян урманчылыгының 89 нчы кварталында булдылар, анда урман культуралары булган участокларны карадылар һәм агротехник карау эшләре барышын бәяләделәр. Хуҗалык вәкилләре киңәшмәдә катнашучыларга «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә торган эшләр турында сөйләделәр.

Лубян урман-техника көллиятендә депутатлар уку шартлары, уку йортының тарихы, урман һөнәрләре перспективалары белән кызыксындылар. Ландшафт дизайны остаханәсендә алар көллият осталары һәм WorldSkills һөнәри осталык чемпионатында катнашучылар белән аралаштылар. Аларга шулай ук «Таксация» һәм «Геодезия» дисциплиналары буенча студентларның уку-укыту практикасының барышы да тәкъдим ителде. Быел биредә 320 студент дүрт белгечлек буенча белем ала. Белем бирү учреждениесенең 100 ел эшләү дәверендә аны 10 меңнән артык белгеч тәмамлаган.

Аннары депутатлар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган урман культуралары һәм янгын куркынычсызлыгы техникасы күргәзмәсен карадылар.

Комитет рәисе Азат Хамаев Лубян урман-техника көллиятенең китапханәсендә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышын үткәрде.

Дәүләт Советы депутатларын сәламләп, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриев, Лубян авылы район өчен аерым әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте. Урман хуҗалыгы тармагы үзәкләренең берсе буларак, торак пункт яңару һәм үсеш дәверен кичерә, төзекләндерү, юл төзелеше һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Дәүләт Советы депутатларына тармакны үстерү мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Урманның торышы әйләнә-тирә мохитнең чисталыгына нык тәэсир итә, – диде ул. – Шуңа күрә Татарстанда бу юнәлешкә зур игътибар бирелә. Бердәм республика урман фонды булдырыла. Республика Президенты ярдәме белән тармак ышанычлы үсеш ала. Парламентарийларга безнең эшне законнар белән тәэмин итүдә һәрьяклы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт».

«Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «ТР урманнарны саклау» төбәк проектын  һәм республикада урман законнары нормаларын гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, урманнар биләгән республика җирләренең гомуми мәйданы 1 млн. 269 мең га тәшкил итә, урман белән каплану күрсәткече – 17,5%. Утыртмаларның уртача яше – 54 ел. Төбәк проектының төп максаты – 2024 елга урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу нисбәтен 100% дәрәҗәсендә тәэмин итү. 2021 елда проект кысаларында 4210 га мәйданда урманнарны торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылган, 40,2 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән, 51 базислы урман питомнигында 34,1 млн. стандарт утырту материалы үстерелгән, шул исәптән ылыслы токымнар – 25,5 млн., яфраклы токымнар – 7,9 млн. һәм куаклар – 0,7 млн. данә.

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы җирләрен, туфракны, юлларны, каналларны, торак пунктларны, предприятиеләрне һәм башка объектларны тискәре табигый күренешләрдән һәм техноген йогынтылардан саклау ысулы буларак яклаучы урманнарны үрчетүгә зур игътибар бирелә. 2021 елда 1748 га мәйданда шундый урман утыртмалары булдырылган.

Федераль дәүләт урман контролен, урман сагын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елда 22,3 меңнән артык контроль-күзәтчелек чаралары үткәрелгән, шул исәптән 22,1 мең мәртәбә патрульлек башкарылган. «Агач ташучы машина» һәм «Чыршы» тармакара оператив-профилактика чаралары, шулай ук Татарстан Республикасында агачны законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм булдырмау мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы зур нәтиҗәгә ия.

Урман фонды территориясендә урман янгыннарын үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтүне урман хуҗалыклары каршындагы урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ каршындагы III типтагы 5 станция тәэмин итә. II төргә караган станцияләр – 229 төрле техника, III төргә караган станцияләр 72 данә махсус техника белән җиһазландырылган.

Парламент комитеты, тәкъдим ителгән мәгълүматны исәпкә алып, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына һәм ТР муниципаль берәмлекләренә берничә тәкъдим кабул итте.

Аннары комитет утырышында «Татарстан Республикасында гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару өлкәсендәге аерым мәсьәләләр турында» һәм «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР закон проектлары каралды. Фикер алышу нәтиҗәсендә комитет Дәүләт Советына закон проектларын икенче һәм өченче укылышта карарга тәкъдим итте.

 

 

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International