Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре башланып китте. Чараларга беренчеләрдән булып Кама һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыклары хезмәткәрләре керешкән.
Агымдагы елда урман культураларын агротехник карау эшләре барлыгы 13,5 мең гектар мәйданда башкарылачак. Иң күп эшләр Минзәлә (1162 га), Кызыл Йолдыз (900 га) һәм Кама (800 га) урманчылыклары территориясендә планлаштырылган.
Исегезгә төшерик, урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.