Бүген Оренбургта 2022 елгы язгы урман культуралары сезоны нәтиҗәләре һәм урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү эшләрен башкару мәсьәләләре каралды. Видеоконференция режимында узган утырыш эшендә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Рослесхозның урманнарны яңадан торгызу һәм яклау идарәсе башлыгы Александр Кузенко, «Россия урман саклау үзәге» ФБУ директоры Виталий Акбердин, Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итүче төбәк органнары, тармак учреждениеләре, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру, урман культураларының сакланышын тәэмин итү, урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышын яхшырту, урманнарны саклау чараларын үтәү, урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү буенча «компенсация» эшләрен башкару мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы тәҗрибәсен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда 1521,1 га мәйданда урман культуралары утырту эшләре башкарылган, шул исәптән 1412,5 га – ясалма урман торгызу (планның 100%), урман үрчетү – 104,6 га (100%), катнаш урман торгызу – 4 га (100%). «Урманнарны торгызу кагыйдәләре таләпләренә туры китереп, урман культураларының бер өлеше ябык тамыр системалы утырту материалын кулланып булдырылды. Гомуми мәйданы 300 гектар тәшкил итте, – дип хәбәр итте Тимур Галиев. – 2022 елда республикада федераль проект буенча барлыгы 3619 гектар мәйданда урманнарны яңадан торгызу буенча чаралар үткәреләчәк».
Шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә аларның уңдырышлылыгын арттыру, җил һәм су эрозиясеннән яклау максатларында урман үрчетү буенча эшләр башкару дәвам итте, дип өстәде спикер. Саклагыч урман утыртмалары барлыгы 1539 га мәйданда утыртылган, шуларның 1501 гектары – яр-сыза утыртмалары, 38 гектары – кыр саклаучы агачлар.
«Моннан тыш, 800 гектар мәйданда климат һәм экологик сәясәт кысаларында парник газлары чыгаруны компенсацияләү максатларында саклагыч урман үсентеләре утырту буенча эшләр башкару планлаштырыла. Әлеге эшләрнең заказчысы – «Татнефть» компаниясе», – дип ассызыклады Тимур Галиев.
Спикер Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү мәсьәләләренә дә тукталды. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, башкарма хакимият органнары белән берлектә, авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып бару өчен яраксыз авыл хуҗалыгы җирләрендә мондый эшләр башкару өчен җир резервын формалаштыру эшен алып бара. 2 мең гектардан да ким булмаган мәйданда резерв формалаштыру планлаштырыла.
2020 һәм 2021 елларда Татарстанда 504,5 га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча «компенсация» эшләре үткәрелгән.
Иртәгә, 3 июньдә, киңәшмәдә катнашучылар Новосергиев урманчылыгы территориясендә «компенсацияле» урман торгызу һәм урман үрчетү буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен бәяләячәкләр.