Янгын куркынычының III классы билгеләнү сәбәпле, Татарстан Республикасында урман фондын авиация ярдәмендә патрульләү эшләре үткәрелә. Бүген «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ хезмәткәрләре Cessna 172 һава судносында өстән торып территорияне күзәтә.
Маршрут Татарстанның 17 муниципаль районының урман фонды территориясе өстеннән уза. Маршрутның гомуми озынлыгы 815 км тәшкил итә. Шуның белән беррәттән, республикада янгын куркынычы булган хәлләрнең җир өсте һәм космик мониторингы да дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны 2022 елның 25 апрелендә ачылды. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, урманнарда түбәндәгеләр тыела:
- ылыслы яшь урманнарда, урманга зыян салынган урыннарда, торфлыкларда, агач киселгән, агач кисү калдыкларыннан һәм әзерләнгән үзагачтан чистартылмаган урыннарда, үләне корыган урыннарда, шулай ук агачларның ябалдашлары астында ачык учак ягу;
- урманда янган шырпы, тәмәке, пыяла ташлау;
– бензин, керосин яисә башка ягулык матдәләре сеңгән материалларны (кәгазь, тукыма, пәҗи, мамык, яна торган башка матдәләр) шуның өчен махсус каралмаган урыннарда калдырырга;
– урманнарга, яклаучы һәм урман утыртмаларына турыдан-туры тоташа торган һәм кимендә 0,5 метр киңлегендәге янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аерып алынмаган җир кишәрлекләрендә туз, урман түшәмәсе, коры үлән һәм башка янучан урман материалларын яндыру;
– урманнарны эшчәнлек һәм куллану калдыклары белән чүпләргә.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.