Бүген Шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлеге территориясендә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненә багышланган «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең үзәк чарасы булып узды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре катнашты.
«Татарстанның чиста урманнары» акциясенең иртәгә, 5 июньдә билгеләп үтеләчәк Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне алдыннан үткәрелүе символик мәгънәгә ия, – дип шәрехләде урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Чөнки урманнар асылда территорияләрнең экологик каркасы булып тора, алар атмосфера составын җайга сала, суның чисталыгын саклый, туфракны су һәм җил эрозиясеннән саклый. Урман – углекислый газны иң көчле йотучы һәм кислород белән төп тәэмин итүче, аннан башка планетада бер генә тереклек тә яши алмый. Нәкъ менә урманнар халыкның тормышы һәм ялы өчен экологик чиста мохит булдыруда төп роль уйный».
«Әлбәттә, «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең максаты – урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру гына түгел, ә экологик культура формалаштыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү дә, – ди ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов. – Акциядә республика оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре белгечләре, экологик берләшмә вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар актив катнаша».
Акциядә катнашучылар көче белән бу мәйданда 2 куб.м каты көнкүреш калдыклары җыелды, 60 куб.м коры-сары һәм аунак агач күчләргә өеп куелды.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясенең язгы этабы 18 апрельдә башланды һәм 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ул башланганнан бирле республиканың урман фондыннан 2,3 мең куб.м. күләмендә каты көнкүрешә калдыгы җыеп чыгарылган. Шулай ук акция кысаларында урман тармагы белгечләре 3 мең куб.м. коры-сары һәм аунак күчләргә өеп куелган, 460тан артык аншлаг, мәгълүмат такталары һәм урманнарга килә торган гражданнарның ял итү урыннары ремонтланган.
Акциянең көзге этабы 12 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр оештырылачак.
Белешмә өчен. Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне (World Environment Day) – ел саен 5 июньдә бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. Ул 1972 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 27нче сессиясендә (1972 елның 15 декабрендәге A/RES/2994 номерлы резолюция) гамәлгә куелган.
Гадәттәгечә, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнендә территорияләрне җыештыру буенча чаралар уза, табигатьне саклау темасына багышланган форумнар, конференцияләр һ.б. үткәрелә. Россия Федерациясендә 2008 елдан башлап 5 нче июньдә Эколог көне дә билгеләп үтелә.