Нурлат урман хуҗалыгы белгечләре «Иң яхшы агач аударучы-2022» һөнәри осталык конкурсында катнашкан

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Марий Эл Республикасында «Иң яхшы агач аударучы – 2022» һөнәри осталык конкурсы узган. Чараны оештыручылар – Мари Эл Республикасының Табигать ресурслары, экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау министрлыгы һәм «Идел буе дәүләт технология университеты» ЮҺБ ФДБМУнең Өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы (филиал).

Ярышларда Россия Федерациясенең 7 субъектыннан – Марий Эл, Татарстан, Чувашия, Карелия, Брянск, Калининград һәм Мәскәү өлкәләреннән 30 кеше катнашкан. Татарстаннан Нурлат урман хуҗалыгы командасы – агач аударучылар Николай Гришаков, Александр Мортазин, Фидаил Адеев һәм Елена Сафиуллина катнашкан.

Конкурсантларны Марий Эл Республикасының табигать ресурслары, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры урынбасары Константин Наговицын, Идел буе дәүләт технология университеты ректоры Игорь Петухов һәм башкалар сәламләгән.

Конкурс шартлары буенча, катнашучыларга ике этапны узарга һәм берничә биремне үтәргә туры килгән. «Агач аудару»ның беренче этабы – Өйрәнү-сынау кишәрлеге урманчылыгының Нолькино урман кишәрлеге территориясендә, икенчесе Йошкар-Ола шәһәрендәге Боз сарае каршындагы мәйданда оештырылган. Конкурсантлар бензин пычкысы чылбырын алыштыру, ботаклар кисү, бүрәнәне төгәл һәм катнаш кискәләү буенча үзләренең осталыкларын күрсәткәннәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча призерлар арасында Татарстан Республикасы вәкилләре дә бар. Шулай итеп, Елена Сафиуллина хатын-кызлар арасында «Агач аудару» күнегүендә 3 нче урынны алган. Николай Гришаков «Төгәл кисү» күнегүендә 2 нче урынга һәм «Агач аудару» күнегүендә 3 нче урынга лаек булган. Шулай ук «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ командасы «Команда эстафетасы» күнегүендә 2 нче урынны яулаган.

Хөкемдарлар сыйфатында Татарстан белгечләре – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Низамиев, бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Инсаф Ихсанов, бүлек консультантлары Риназ Мөхәммәтҗанов, Илфир Гыйбадуллин һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин чыгыш ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International