Министр Равил Кузюров Әлки районында Сабантуй бәйрәмендә катнашты

2022 елның 11 июне, шимбә

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Әлки муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул Базарлы Матак авылында Сабантуй бәйрәмендә катнашты.

Министр катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде, татар халык бәйрәме Сабантуйның әһәмиятен ассызыклады.

«Гасырлар тирәнлегеннән килгән борынгы Сабантуй бәйрәме язгы кыр эшләренең тәмамлануын гәүдәләндерә, игенчеләрнең хезмәтенә хөрмәт, туган җиргә мәхәббәт хсиләрен чагылдыра. Әмма хәзер, бүгенге дөньяда, аның тагын бер мәгънәсе барлыкка килде – ул халыклар дуслыгы, милләтара аңлашу һәм татулык бәйрәме, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Бәйрәмдә катнашучыларның барысына да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык, игелек һәм яхшы кәеф телим».

Катнашучыларны муниципаль район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

Алга таба Әлки районының алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм иҗади коллективлар катнашында бай мәдәни-күңел ачу программасы белән үрелеп барды, ат чабышлары, төрле конкурслар, уеннар һәм спорт ярышлары: билбау көрәше, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, баганага менү, гер күтәрү һәм кул көрәше һ.б. ярышлар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International