Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Видеоконференция режимында узган утырышта министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклар җитәкчеләре, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, быел, 15 июньгә Татарстан Республикасы территориясендә 258 термик нокта теркәлгән. «Гомуми озынлыгы 33 очыш сәгатенә тигез булган 8 авиапатруль үткәрелде, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Авиапатруль бүгенгә дә планлаштырылган, чөнки якын арада республикада урманнарда янгын куркынычының III классы көтелә, һава температурасы +28°C кадәр җылыначак».
Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү, щитлар һәм урман янгыннары тематикасына аншлаглар урнаштыру буенча чараларны үтәү эшен дәвам иттерергә кирәк, дип өстәде министрның беренче урынбасары.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләрен урман янгыннарын күзәтүне киметмәскә өндәде. «Һава шартлары аркасында без янгын куркынычы янаган чорны штат режимында узабыз, шуңа да карамастан, безнең өстенлекле бурыч – гадәттән тыш хәлләргә юл куймау, – дип ассызыклады ул. – Янгын куркынычсызлыгы торышын мониторинглау һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм булдырмау максатларында халык белән профилактик эшне көчәйтүегез турында сорыйм».