РФ президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә урман янгыннары мәйданын киметү чаралары турында» указга кул куйган

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә урман янгыннары мәйданын киметү чаралары турында» указга кул куйган.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Россия Федерациясе субъектларының иң югары вазыйфаи затлары белән берлектә 2022-2030 елларда урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 ел дәрәҗәсенә карата кимендә 50 процентка киметүне тәэмин итәргә», – диелә документта, аның тексты Кремль сайтында китерелә.

Министрлар Кабинеты ай дәвамында урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын ел саен киметү буенча төбәк өчен максатчан күрсәткечләрне, шулай ук мондый күрсәткечләрне исәпләү методикасын расларга тиеш. Алар 2030 елга кадәрге чорга билгеләнергә тиеш.

Шул ук вакытта төбәкләрнең башлыкларына мондый күрсәткечләрне үтәүне тәэмин итү йөкләнгән. Шулай ук субъектлар хакимиятләре мондый җирләрдә барлык урман янгыннары ачыкланганнан соң беренче тәүлек эчендә юк ителәчәк нәтиҗәгә 2030 елга кадәр этаплап ирешергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International