ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында республика урман фондыннан 2,4 мең куб.м каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылды

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең язгы этабына йомгак ясалды. Исегезгә төшерик, ул 2022 елның 18 апреленнән 18 июненә кадәр узды.

Чара кысаларында республиканың урман фондыннан 2,4 мең куб. м каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган, 3,2 мең куб.м коры-сары һәм аунак агач җыеп куелган. Шулай ук урман тармагы белгечләре тарафыннан 750 артык аншлаг, мәгълүмат тактасы һәм урманнарга килә торган гражданнарның ял итү урыннары ремонтланган.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру, экологик культура формалаштыру һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирәлекне саклау эшендә гражданнар, оешмалар, предприятиеләр һәм дәүләт хакимияте органнарының инициативаларын берләштерү.

Быел акция шулай ук көзен дә, 12 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International