Шәһәр яны урманчылыгы һәм Шәһәр яны урман хуҗалыгы хезмәткәрләре питомниктагы чәчүлекләрне карый

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйнәрү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре питомниктагы чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара. «Безнең базислы урман питомнигы Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлегендә, 61 нче кварталда урнашкан. Биредә 1,4 гектар мәйданда чыршы, нарат һәм карагай орлыгы чәчелгән, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев. – Хәзерге вакытта үсемлекләрне карау эшләре тулы куәтенә алып барыла. Бер, зур команда булып эшлибез, бөтен коллектив диярлек көч куя. Чүп үләннәрен бетерү белән бер үк вакытта орлыкчыларның үсешен яхшырту өчен ашлама да кертәбез».

«Шулай ук ике еллык, өч еллык чәчүлекләрне дә карыйбыз, – дип өстәде җитәкче-урманчы. – Июль аенда чәчүлекләргә корткычларга һәм авыруларга каршы сиптерергә планлаштырабыз. Барлык эшләрне дә вакытында башкарырга кирәк, чөнки бу утырту материалының үсешенә турыдан-туры йогынты ясый».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International