Министрлыкта урман комплексын цифрлы трансформацияләү буенча түгәрәк өстәл утырышы узды

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман комплексын цифрлы трансформацияләү буенча түгәрәк өстәл утырышы булып узды. Видеоконференция режимында узган чарада Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманнарны саклау һәм яклау буенча җитәкче-урманчылар, инженерлар, урманлыкларның урман осталары, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Түгәрәк өстәл утырышы барышында урман тармагын цифрлаштыру, «Аверс: урман фонды белән идарә итү» урман комплексын исәпкә алу буенча мәгълүмат системасын куллану һәм Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча мәгълүмат системасы мәсьәләләре каралды.

Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге җитәкчесе Рамил Гыйльманов, «ТР Цифрлы трансформация үзәге» ДКУнең төзелеш һәм пространство мәгълүматлары өлкәсендә цифрлы үсеш бүлегенең әйдәп баручы җитәкчесе Елена Болдина һәм «Аверс информ» ҖЧҖнең урман тармагы өчен программа продуктларыннан файдаланучыларга консультация ярдәме бүлеге белгече Алик Хәсәнов чыгыш ясады.

Рамил Гыйльманшин семинарда катнашучыларны урман утыртмаларын бүлеп чыгару һәм таксацияләүгә кагылышлы законнардагы үзгәрешләр белән таныштырды, алар 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк. Ул Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан эшләнелә торган квалификация таләпләре һәм урман утыртмаларын аерып чыгару һәм таксацияләү буенча хезмәтләр күрсәтү хокукына белгечләрне аттестацияләү тәртибе, әлеге эшләрне башкару хокукына ия хезмәткәрләр реестры һ.б. турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, «Аверс: урман фонды белән идарә итү» урман комплексын исәпкә алу буенча мәгълүмат системасы – беренчел документларны исәпкә алу һәм әзерләү, бюджет түләүләре белән идарә итү, башка системалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хәл ителә торган программа продукты.

ТР шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасы 2021 елда файдалануга тапшырылды. Файдаланучылар берничә дәүләт һәм муниципаль хезмәттән файдалана ала, алар арасында капиталь төзелеш объектларын файдалануга тапшыруга рөхсәтләр бирү һәм файдалануга тапшыру, җир кишәрлегенең кадастр планында урнашу схемасын раслау, җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм бирү һ.б. бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International