Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Утырышны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачып җибәрде һәм эш регламентын җиткерде.

Чарада төп доклад белән дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире, коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул утырышта катнашучыларны ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре һәм ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан формалаштырылган коррупция торышы һәм 2021 елда коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисап белән таныштырды.

Эльвира Зыятдинова шулай ук 2022 елның 1 яртыеллыгында коррупциягә каршы тору буенча эш нәтиҗәләренә дә тукталды. «Декларация кампаниясе кысаларында Министрлыкның 54 дәүләт граждан хезмәткәреннән һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 59 җитәкчесеннән керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүмат кабул ителде, – дип хәбәр итте ул. – Белешмәләр тапшырганда белешмәләр формалаштыру буенча 113 консультация күрсәтелде».

Аның сүзләренә караганда, бу елның 6 аенда дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторына дәүләт граждан хезмәткәрләреннән башка түләүле эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында 2 хәбәр һәм дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләгән гражданин белән хезмәт килешүе төзү турында 3 хәбәр кергән.

«Гражданнар һәм оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен коррупциягә бәйле куркынычлардан яклауны тәэмин итү максатыннан, Министрлыкта «ышаныч телефоны» эшли, – дип өстәде Эльвира Зыятдинова. –Хисап чорында коррупциячел хокук бозулар турында аноним мөрәҗәгатьләр алынмады».

Утырышка йомгак ясап, министр Равил Кузюров хезмәткәрләргә коррупциягә каршы тору эшен көчәйтү, коррупциягә каршы юнәлештәге чараларны оештыру белән бәйле кайбер йөкләмәләрне җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International