Министрлыкта агач материалларын законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре каралды

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләү, транспорт белән күчерү, эшкәртү, сату һәм чит илгә чыгаруны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә видеоконференция режимында узды.

Утырышта Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров һәм дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге җитәкчесе Рамил Гыйльманшин докладлар белән чыгыш ясадылар.

Үз чыгышында Айрат Әхмәров агач әзерләү һәм аның әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү һәм ачыклау буенча Министрлык тарафыннан башкарыла торган эш турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2022 елның беренче яртыеллыгында урман утыртмаларын законсыз кисү буенча 20 очрак ачыкланган. «Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, мондый очракларның саны 50% кимеде, законсыз әзерләнгән агач күләме 74,9% кимеде», – дип билгеләп үтте Айрат Әхмәров.

Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның 6 аенда Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.28 ст. буенча административ хокук бозулар турында 18 эш кузгатылган.

Рамил Гыйльманшин гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен агач әзерләү мәсьәләләренә тукталды. Ул искәрткәнчә, «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» 22.05.2008 ел, № 22-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 7 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, гражданнар, кирәк булганда, йорт һәм каралты-кура корылмаларын төзү өчен 25 елга бер тапкыр 100 куб.м кадәр агач, йорт һәм каралты-кура корылмаларын ремонтлау өчен 10 елга бер тапкыр һәм 20 куб.м кадәр агач әзерли ала. Хезмәттән файдалану өчен гражданнар Министрлыкка шәхсән яки вәкил аша шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә гариза һәм ризалык бирергә тиеш. «Санлы трансформация һәм урман тармагын декриминальләштерү кысаларында бу хезмәт узган елдан бирле шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да күрсәтелә», – дип тәмамлады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International