«Ары урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре яшь үсентеләрне карау эшләренә керештеләр

2022 елның 1 июле, җомга

«Ары урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре яшь үсентеләрне карау эшләренә керештеләр. «Хәзерге вакытта Илләт кишәрлегенең 35 нче кварталында тәрбияви кисүләр алып барыла, эшләргә 8 кеше җәлеп ителгән, – дип сөйләде «Ары урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Морат Ибраһимов. – Быел барлыгы 28 гектар мәйданда шундый эшләр башкару планлаштырыла».

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча тулаем алганда, 2022 елда 2,7 мең га мәйданда яшь үсентеләрне карау эшләре башкарылачак.

Яшь үсентеләрне карау (тоныкландыру һәм чистарту) кисүләре – урман утыртмаларының куелыгын җайга салу, яшь үләннәрнең токым составын һәм төп токымдагы агачларның үсеш шартларын яхшырту максатларында үткәрелә торган урман хуҗалыгы чаралары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International