ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2022 елның өченче кварталына бурычлар билгеләнде

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда 2022 елның өченче кварталына бурычлар турында фикер алыштылар. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Анда министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыклар җитәкче-урманчылыклары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире, коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова докладлар белән чыгыш ясадылар.

Илгизәр Зарипов урманнарда барган янгын куркынычы сезоны һәм урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, быел, 4 июльгә Татарстан Республикасы территориясендә 288 термик нокта теркәлгән. «Гомуми озынлыгы 74 сәгатьлек 15 авиапатруль үткәрелде, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Фаразланган мәгълүматларга караганда, июль аенда республика территориясендә янгын куркынычы аеруча зур булыр дип көтелә. Шуңа күрә янгын куркынычы булган хәлгә күзәтчелек эшен көчәйтергә кирәк».

Рәис Гомәров – урман кишәрлекләрен арендага бирү, даими (вакытын чикләмичә) файдалануга бирү, урманнардан файдаланган өчен түләү, Эльвира Зыятдинова агымдагы елның 1 яртыеллыгында коррупциягә каршы тору буенча эш нәтиҗәләренә тукталды.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә урман фонды җирләрен патрульләү, урманнардан файдаланган өчен Россия Федерациясе бюджет системасына түләүләр буенча бурычларны (недоимкаларын) булдырмау, коррупциягә каршы көрәш эшен көчәйтү белән бәйле кайбер йөкләмәләр бирде.

«Шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү, щитлар һәм урман янгыннары тематикасына аншлаглар урнаштыру чараларын үтәү эшен дә дәвам итәргә кирәк, – дип ассызыклады министр. – Халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләренә аерым игътибар бирергә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International