Алабуга урманчылыгы территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү эшләре дәвам итә. «Чаралар комплексы кысаларында быел 8 яңа аншлаг урнаштырылды, 12 шлагбаум һәм урманнарга йөрүче гражданнарның ял итү урыннарына ремонт ясалды, – дип сөйләде «Алабуга урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев. – Хәзерге вакытта янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү эшләре алып барыла».
«Халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып барыла, – дип өстәде Рәмис Гыйлаҗиев. – Дәүләт урман инспекторлары махсус урыннарда листовкалар, гражданнарга мәгълүмати материаллар тарата».