Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре квалификация күтәрү курслары уза. «Урман комплексын системалы үстерү һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тармакның кадрлар потенциалын формалаштыруга һәм камилләштерүгә аерым игътибар бирә, – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова. – Кадрлар сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре – һөнәри әзерлек, яңача әзерлек, белем бирү оешмаларында хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, аларның осталыгын һәм күнекмәләрен ачу өчен шартлар тудыру һәм һөнәри үсешкә ярдәм итү».
«2022 елның беренче яртыеллыгында барлыгы 22 кеше – Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре укып чыкты», – дип өстәде Эльвира Зыятдинова.
Квалификация күтәрү курслары «Бөтенроссия урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты» ӨҺБ ФАУ, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һ.б. базасында оештырылды.