Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга ял итү өчен 225 урын төзекләндерелгән

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы һәм  «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында урман фонды территориясендә янгыннарны профилактикалау эше көчәйтелгән. Шулай итеп, 2022 елда бу максатлар өчен урманнарга килүче гражданнарның 225 ял урыны төзекләндерелгән.

«Урман янгыннарын кисәтү берничә юнәлеш буенча алып барыла, аларның берсе – урманда гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов. – Мондый мәйданчыклар булдыру «стихияле» ял итү урыннары барлыкка килүне мөмкин булганча азайтырга һәм янгын чыганаклары барлыкка килү ихтималлыгын киметергә мөмкинлек бирә».

Шулай ук профилактик эшләр кысаларында янгын куркынычсызлыгы тематикасына баннерлар, аншлаглар һәм мәгълүмат такталары урнаштыру, листовкалар һәм буклетлар тарату чаралары да активлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International