Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру кысаларында һәм «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының төп күрсәткечләренә ирешү максатларында, Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары урманнарны контрольдә тоту буенча чаралар, урман кишәрлекләренә планлы (рейдлар) тикшерүләр үткәрә.
«Урманнарны патрульләү күләме янгын чыгу куркынычы янаган чорда, урманнарның янгын куркынычы классын һәм һава шартларын исәпкә алып, берничә тапкыр арта», – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда урманнарда янгын куркынычы сезоны 25 апрельдән башланды. Беренче чиратта, аеруча янгын куркынычы янаган урман кишәрлекләре буенча патрульлек уздырыла. Бу – гражданнарның күпләп ял итү урыннары, ылыслы яшь агачлар һ.б.
Алексей Мосунов сүзләренә караганда, ел башыннан дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда патрульлек итү буенча 15 меңнән артык чара үткәрелгән. Урман законнары таләпләрен бозуның 32 очрагы ачыкланган, шул исәптән 4се – урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен.