Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов катнашты.
Киңәшмә барышында янгын куркынычы булган хәлне күзәтү, урман фондын авиация ярдәмендә патрульләү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үткәрү турында һәм башка мәсьәләләр каралды.
«Урманнарда янгын куркынычы классы артуга бәйле рәвештә, урман янгыннарын күзәтүне көчәйтүегезне сорыйм, – дип ассызыклады департамент башлыгы Александр Орнатский. – Урман янгыннары килеп чыгу ихтималлыгын азайту өчен барлык чараларны да күрергә кирәк».