2022 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 31 миллионнан да ким булмаган үсенте үстереләчәк

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Татарстанның базислы урман питомникларында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында чәчүлекләрне карау дәвам итә. «Чаралар комплексына туфрак йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне тукландыру, су сибү, авыруларга һәм корткычларга каршы көрәш керә, – ди ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – 2020, 2021 һәм 2022 еллардагы чәчүлекләрне карау эшләре алып барыла».

Быел питомникларда чәчү 25 га мәйданда башкарылды, дип искәртте министр.

«Тулаем алганда, урман торгызу эшләренең нәтиҗәлелеге, урман культураларының үсеше нәкъ менә стандарт утырту материалының сыйфатына бәйле, – диде Равил Кузюров. – Татарстан Республикасында барлыгы 51 базислы урман питомнигы һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәге бар, аның җитештерү куәте елына ябык тамыр системалы 12 миллион данә кәлшә тәшкил итә».

Аның сүзләренә караганда, 2022 елда Татарстанда кимендә 31 млн.данә үсенте үстереләчәк. «Әлеге күрсәткеч «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында билгеләнгән», – дип ассызыклады министр. – Узган ел планны 9%ка арттырып үтәдек һәм 34 миллион стандарт утырту материалы үстердек».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International