«Алабуга урманчылыгы» ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ вәкилләре урман тармагы ветераны, Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Екатерина Стрелкованы 90 яшьлек юбилее белән котлаганнар. Белгечләр Екатерина Николаевнага бүләк, рәхмәт хаты тапшырган, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләгәннәр.
Екатерина Николаевна Стрелкова 1986-1999 елларда Алабуга урман хуҗалыгының агач эшкәртү цехында эшләгән. «Ирем дә урман хуҗалыгында 20 ел дәвамында бригадир вазыйфасында эшләде, урман аударучыларның эш нәтиҗәләре өчен җаваплылык тотты, – дип сөйләгән Екатерина Стрелкова. – Миңа исә, төп бурычлардан тыш, орлык әзерләргә, агачлар утыртырга, питомникта чүп утарга туры килде».
«Сугыштан соңгы елларда җиңел булмады, барысын да кулдан эшләргә туры килде, шуңа күрә хәрәкәттә булырга күнектем, әлегәчә бу кагыйдәне үтәп яшим, – дип өстәгән урман тармагы ветераны. – Урман хуҗалыгы өчен дә борчылам, соңгы вакыйгалар белән кызыксынам һәм барлык мөһим яңалыкларны белеп торырга тырышам».