Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә яңа аншлаглар урнаштырылды

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Шәһәр яны урманчылыгының урман фонды территориясендә яңа аншлаглар урнаштырылды. «Биектау кишәрлеге урманчылыгының 38 нче кварталында һәм Матюшино кишәрлеге урманчылыгының 50 нче кварталында конструкцияләр урнаштырдык, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев. – Республика законнары нигезендә, аншлаглардагы язулар ике дәүләт телендә бирелә».

«Эшләр урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы кысаларында башкарылды, – дип өстәде Илнур Кәшафиев. – Гомумән, урманда мондый конструкцияләрне урнаштыру гражданнарга урманның әһәмияте, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртүнең нәтиҗәле ысулы булып тора. Соңгы 3 елда Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә 20дән артык яңа аншлаг урнаштырылды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International